20 нче апрель 2018 нче ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан Яр Чаллы шәһәре Үзәк район рус җәмгыяте “Умырзая” ветераннар хоры мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында чыгыш ясадылар.
Чараның максаты: халык сәнгать иҗаты аша илебезнең узган тарихын хөрмәт белән искә төшерү һәм патриот хисләр тәрбияләү иде.
Концерт программасы репертуарындагы патриотик, халык (рус, татар) һәм шаян җырлар, бию белән үрелеп барды, социаль хезмәтләр алучыларны комсомол тормышы елларына алып кайтты.
Ветераннар хоры җитәкчесе Николай Негодяев һәм аның иҗади коллективы тамашачыларга киләчәккә ышаныч тудырды һәм уңай энергия өстәде.
Чарада 49 социаль хезмәт алучы катнашты.