ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

     2018 елның 20 апрелендә «ДоброГод акциясе» кысаларында ДЦ «Волонтер» активистлары «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм МБОУ «Балтач гимназиясе»нең  педагог-оештыручы Равилә Шәрипова кураторствасы астында «Старт Года Добровольца» дип исемләнгән флешмоб үткәрелде.

Яңгул авылында яшәүче Михайлова Анна Николаевнага 19 апрель көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 18 апрелендә «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин иту hэм социаль яклау министрлыгыныңӘлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәту узәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм курсәту булекчәсе карамагында торучы гаиләләрдәге ата-аналар белән «Нәрсә ул ата-ана булу?» лекториясе кысаларында «Балалар белән аралашу сәнгате» дип исемләнгән төркемле дәрес уткәрелде. Дәресне психолог Насыбуллина А.С. уткәрде.

Смәел авылында гомер итүче Нотфулла Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга 18 апрель көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 20 апреле көнне «Веста» Үзәге белгечләре волонтер берләшмәләренең активистлары белән берлектә, Татарстан Республикасында  яшьләр арасында волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру һәм бу агымга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән «Игелек Маршы» үткәрделәр.

20 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Дәүләтҗанов Мостафа, «Күңелле теннис» дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Әлеге чарада 3 тәрбияләнүче катнашты.

1 апрель көнне «Баулы ДИПИ»енда икеайлык санитар чистарту буенча старт бирелде

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 2018 елның 12 апрелендә 1 номерлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова “Ватаныбызның ышанычлы уллары” дәресләр циклыннан  тулы булмаган, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләдәге балалар өчен “Татарстан Республикасының Дәүләт символикасы” дип аталган дәрес үткәрде. 

20 апрель 2018 ел, җомга

Тәрбиячеләр Исхакова  Татьяна  һәм Рожина Любовь “Өйдәге куркынычлык” дигән әңгәмә үткәрделәр, аның максаты булып электрик әспаблары белән файдаланганда кагыйдәләрне үтәү тәртибен белү тора.

20 апрельдә Россиядә Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” та  тәрбияләнүчеләр өчен донор көненә багышланган тематик кичә узды.

Медицина хезмәткәрләре һәм реабилитация бүлеге белгечләре медицина училищесының студент-волотерлары белән берлектә милли донор көненә багышлап "Тормышны саклап" исеме астында үтте. Кичә барышында интернат-йортта тәрбияләнүчеләр "Нәрсә ул донорлык һәм кем ул донор?" сорауларына җавап таптылар, донорлыкның безнең илдә нинди мөһим роль уйнавына тагын бер тапкыр инандылар. Әңгәмә барышында Илкүләм донор көне турында фикер алышынды,  “Рәхмәт сиңа, донор!“ девизы астында видеороликлар күрсәтелде.

Тагын шуны да искәртеп узасы килә, интернат-йортта  мактауга лаек донорлар да яши. Татьяна Михаил кызы Озолиня һәм Шәмсемөхәммәт Нурмөхәммәт улы Багманов үз гомерләрендә 40 тапкыр кан биреп, кемнәрнеңдер гомерләрен коткарып калган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International