Интернет безнең тормышыбызның алыштыргысыз кисәге һәм аралашу чарасы булып тора. Дөрес, барлык кешеләр дә интернеттан файдалана белми. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр тере һәм виртуаль аралашуга мохтаҗ. Иганәчеләр һәм хәйриячеләр ярдәме белән Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында компьютерлар булдырылды һәм интернет кертелде.Безнең максат- теләге булган һәр интернатта яшәүчене компьютер белән файдаланырга өйрәтү.Өлкәннәр бик теләп язарга һәм интернеттан файдаланырга өйрәнәләр. Берничәсе инде дуслары белән аралашу һәм яңа дуслар табу өчен шәхси битен булдырды.