2018 нче елның 20 апрелендә Әтнә муниципаль районында «Татармультфильм» иҗади төркеме кунак булды. Рәссам-аниматорлар белән очрашуга гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хемәткәрләре тарафыннан ведомство һәм ведмствоара патронатта торучы балалар җәлеп ителде. Әлеге белем бирү проекты Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырыла. «Татармультфильм» берләшмә хезмәткәрләре балаларда патриотик рух тәрбияләү максатыннан дәрес бирделәр, видеоролик күрсәттеләр. Анимация һәм иллюстрацияләр ясауга багышланган мастер-класслар балигъ булмаганнарга татар мультфильмнары туу серләренә төшенергә ярдәм иттеләр. Балалар арасыннан “Век Татарстана-2” халык проектына районның истәлекле урыннарын чагылдыручы рәсемнәре сайланып алынды, истәлек бүләкләре тапшырылды.