ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

20 нче  апрель 2018 ел., җомга.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында эшләүче белгечләр үз эшләрендә “Җеп белән рәсем ясау” техникасын кулланалар. Бу арт-терапиянең бер төре.

Бу техниканың үзенчәлекләре булып, аның гадилеге, рәсем ясарга яратучылар белән эшләүдә кулланылуы тора.

Рәсем ясауның стандарт булмаган алымнары иҗади потенциалны ачуда ярдәм итә. Зәвык хисен, чикләрне киңәйтә, иҗади хыялларын арттыра.

Түгәрәк дәресләрендә рәсем ясауда бэйлэм өчен җепләр кулланалар.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучылар әлеге техниканың уңай йогынтысы бар икәнен билгелиләр. Мәсәлән, Коссе Ольга Михайловна, түгәрәкләргә бик теләп йөри, актив катнаша, башка яшәүчеләрне дә түгәрәкләрдә актив катнашырга әйди, чөнки үзе уңай тәэсирләр ала.

Ветеран ничек яши?

Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны, Белоногов Александр Васильевич янында  булдылар.  Әңгәмә барышында ул үзенең биографиясен сөйләде, сугыш еллары  хатирәләре белән уртаклашты.  Ветеран игътибар һәм  кайгыртучанлык күрсәткән өчен бик канәгать калды.

    2018 елның  20 апрелендэ, Республика күләмендә «ДоброГод»  акциясе кысаларында, халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Кайгырту"   үзәге белгечләре, терле категорияле гаиләләр белән очрашу үткәрделәр. Алар белән республикада  һәм районда иреклеләр  хәрәкәттенең мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. «Сезнең  өчен әти-әниләр», «Яхшылык эшлә»   дигән белешмәлек тапшырылды.

 

19 апрель көнне “Восток” мәдәни күңел ачу үзәгендә “Җиңүгә йөрәгең белән кагыл...” ( “ Сердцем к подвигу ты прикоснись!»)  исемле конкурсның сайлап алу туры узды. Әлеге конкурс Бөек Җиңүнең  73 еллыгын яктыртып Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге һәм  “Восток” мәдәни күңел ачу үзәге белән берлектә үткәрелә.

“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” та  тәрбияләнүче Александр Шартов вокал номинациясендә үзенең сәләтен сынап карады. Конкурсант Бөек Җиңүгә багышланган патриотик рухтагы җырлар башкарды. Бәйгенең әлегә нәтиҗәләре билгеле түгел. Александрга уңышлар телибез.

20 апрель көнне «Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләр өчен донорлык турында «Тормыш миллилитрлары» дигән дәрес узды.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Апрель ае тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Алда безне май бәйрәмнәре көтә. Иң көтеп алганы, иң дулкынландырганы, әлбәттә 9 май – Җиңү көне. Шул уңайдан,  19 апрель көнне, Югары Утар  акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында, тәрбияче Хузина Алисә балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә алып барды. Барлыгы 15 бала катнашты.

Үзәкнең Казан бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Һәм социаль педагоглар бу чараның катнашучылары булачаклар “Библиотөн”.

   19 апрель 2018 г.

   Православие христианины булган һәрбер кеше дә гыйбадәтханәгә бара. Кызганычка каршы, картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль хезмәт алучылар бу мөмкинлектән мәһрум.

   Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йортына рухани һәрвакыт килеп тора, олылар аның рухи юатканын көтеп алалар.

   Картлар һәм инвалидлар интернат йортына 19.04.2018 г. визитның- максатларының берсе: эчкечелекнең зарары турында әңгәмә.

Рәсәй тарихының истәлекле даталары һәм балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Ольга Тугашова 10 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнелүче балалар өчен  «Чудское күле» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

2018 елның 18 апрель көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  “Курчактерапия” технологиясен кулланып “Мартиничка” дип исемләнгән дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International