Түбән Кама шәһәренең “Балкыш” балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр планетарийда.

2018 елның 20 апреле, җомга
Шушы көннәрдә “Балкыш” балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр планетарийда булдылар. Әкияти космик музей 34 нче балалар бакчасы бинасында оештырылган. Кечкенә балалар рәхәтләнеп матур тамаша карадылар: йолдызлыкларның исемнәрен ачыкладылар, йолдызларның очышын күзәттеләр, атыла торган йолдызны тотарга тырыштылар, чит планетада яшәүчеләр белән очрашуга әзерләнгәндәй төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Социаль-тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Елена Паранина һәм Гүзәл Сираҗетдинова әйтүенчә, балалар галәм киңлекләрендә йөзделәр, аның серләрен ачыкларга тырыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International