Әни белән яхшырак!

2018 елның 20 апреле, җомга
Түбән Кама шәһәренең “Балкыш” балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә “Беренче чәчәкләр. Үги ана яфрагы” дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Урта төркем малайлары белән эшләүче тәрбияче Анжелика Пушкова балаларга беренче язгы чәчәк атамаларының килеп чыгышын аңлатты. Балалар аларның төзелеше, файдалы үзлекләре турында мәгълүмат белделәр. Шөгыльнең икенче өлеше вакытында балалар төсле кәгазь һәм салфеткалардан аппликацияләр ясадылар. Үзәктә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары дәресләрдә һәм чараларда еш булалар. Мәсәлән, шушы шөгыль вакытында Егорның әнисе, Нина Мельникова, улына кайчы белән эшләү күнекмәләрен төшенергә ярдәм итте.Әнисе Егор ясаган иҗат җимешенең пөхтә һәм матур килеп чыгуына бик сөенде. Бу шөгыль “Социаль ярдәмгә мохтаҗ балаларның ата-аналары белән эшләү алымнары һәм методлары” дип исемләнгән зона киңәшмәсе кысаларында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International