Алабуга шәһәрендә чираттагы социаль тернәкләндерү консилиумы узды

2018 елның 20 апреле, җомга

20 апрель 2018 ел, Җомга

 

     Алабуга муниципаль  районындагы «Доверие» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» нигезендә  чираттагы социаль тернәкләндерү консилиумы узды. Консилиум составына мәгариф, социаль яклау, эчке эшләр,  мәдәният идарәләре, яшьләр һәм спорт туризм эшләре буенча торган оешмаларының җаваплы вәкилләре керә.

    Көн тәртибендә 3 сорау иде: республиканың мәгълүмат системасына профилактика субъектлары белән кертелгән «Сигналь карталарын» карау, балалалар белән тәрбия эшчәнлеге турында, мәгариф органнары һәм ата-аналар сорау буенча баланы социаль реабилитацияләү оешмасына керту турында, С. гаиләсе белән индивидуаль программа буенча реабилитацияләү нәтиҗәләре  турында.

    Азакта 2018 елның 1 кварталы йомгаклары буенча субъектлар  эшенең анализы каралды. Елның 2 нче кварталында үзара эшлэү векторы җилгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International