«Социаль пакеттан баш тартмагыз»

2018 елның 20 апреле, җомга

  1-нче  октябрьгә кадәр федераль  ташламалардан файдаланучылар үзләре очен мөһим карар кабул итәргә тиешләр – социаль пакеттан файдаланыргамы яки акчалата алыргамы.  Шунысы гаҗәпләндерә: кайбер кешеләр, даруларның кыйммәт булуны исәпкә алмыйча, социаль пакеттан баш тартып акча алу ягын карыйлар.  Соңыннан  үзләре үк без карарлары өчен үкенәләр.
Табигый хәл: авыруның хәле яхшыра башлый, авыру үтте дип уйлап, ул социаль пакеттан баш тарта. Ләкин күп очракта авыру кабатлана һәм авыруда материаль яктан кискен мәсәлә килеп туа. Иң аянычы, үз хәлләренә җиңел карау сәламәтлекләренә зур зыян китерә. Авыруның төренә карап дәвалануның  бер курсы гына да 30-40 меңнән 150 мең сумга  кадәр төшәргә  мөмкин. Ә дәвалану курслары  кимендә 6 мәртәбә була,  аларны 3 атна саен кабатларга кирәк  булуы бар.
Кайвакыт дәвалануның тулы курсын уздыру өчен милионнан да күбрәк акча кирәк булуы мөмкин.  Социаль пакеттан баш тартып, кыймәтле даруларны үзләре алучылар күп. Якын кешеләренә дәваланырга ярдәм итәр өчен туганнарның бакча, машина, хәттә фатирларын сату очраклары бар.
Бүгенге көндә хөкүмәтебез каты авыру белән авыручыларга  бушлай  дәвалану мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме – социаль пакеттан баш тартмауда.  Ныклы карар кабул иткәнче  яхшылап уйларга, туганнарыгыз  һәм дәвалаучы табиб белән киңәшергә кирәк. 
“Милосердие” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү  үзәгенең социаль хезмәткәрләре hәм  специалистлары  инвалидлык  группасы булган авырулар һәм аларның  туганнары белән дә өйләренә  барып әңгәмә  үткәрәләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International