ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

   “Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясы һәм Иреклеләр елы кысаларында, “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре “Игелек кыл!” дип исемләнгән чара үткәрде.

«Хыял» балалар приютында Җиңү Көне бәйрәме алдыннан «Георгий тасмасы»   акциясе старт алды. Зал  балалар үз куллары белән әзерләгән ак күгәрченнәр белән бизәлгән иде

Татарстан Республикасы буенча барган «Мәрхәмәтле ел» акциясе кысаларында агымдагы елның 23 нче апрелендә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү  бүлекчәсендә “Георгий тасмасы” исеме астында патриотик акциясе старт алды.

2018 елның 21 апреле көнне «Веста» Үзәге белгечләре якындагы территорияне төзекләндерү максаты белән Республика шимбә өмәсенә чыктылар.

2018 елның 24 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Күңелле шарлар” дип исемләнгән шөгыль үткәрелде.

23 апрель 2018 ел, дүшәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе» укучылары белән Европа иммунизация атнасы кысаларында «Без сәламәт яшәү рәвешен, иммунитетны һәм прививкаларны сайлыйбыз» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Дәрес башында белгечләр аралашуның максатын хәбәр иттеләр.

Аралашу максаты – сәламәт шәхес тәрбияләү, балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү.

Шуннан сон белгечләр балалар белән «иммунитет», «прививка», ничек итеп иммунитетны ныгыту турында сөйләштеләр, мультфильм карадылар, фикер алыштылар.

Дәрес ахырында балалар белгечләр белән берлектә «Авыртмас өчен ни эшләргә кирәк» дигән кагыйдәләр төзеделәр. 

    Җиңү бәйрәме алдыннан туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, ”Волонтер” иреклеләр үзәге, “Җиңү Волонтерлары” активистлары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән берлектә, урамда һәр кешегә Георгий тасмасы өләштеләр, аның барлыкка килү тарихын, бүгенге көндәге әһәмияте турында сөйләделәр.

24 апрель 2018 ел, сишәмбе

Тәрбиячеләр Свиньякова Юлия  һәм Рожина Любовь “Без яшәгән ил” дигән әңгәмә үткәрделәр, аның максаты , балаларда Ватанга, Рәсәй һәм аның символикасына патриотлык хисләре тәрбияләү.

Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында 2018 елның 23 апреле көнне «Веста» Үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәре активистлары һәм волонтерлары белән берлектә, Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү һәм балигъ булмаган балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан «Ветеранга хат» тематик чарасы үткәрделәр.

Елдагыча  Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йортында учреждение хезмәткәрләре белән беррәттән интернат – йортта яшәүчеләрдә,  хәлләреннән килгәнчә ,өмәдә катнашалар.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International