2018 елның 16 апрелендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Түбән Кама муниципаль районындагы “Балкыш“ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында “Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән социаль эш формалары һәм методлары“ темасына үткәрелгән зона эш киңәшмәсендә катнаштылар.
Белгечләр күптәннән борчып торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар , приютта тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән аралашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Балалар һәм яшүсмерләр өчен приют һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең үзара аралашуы социаль партнерлык принцибы нигезендә тормышка ашырыла.
Социаль партнерлык күзәтүсез балалар булмауны, приюттагы балигъ булмаганнарны үз гаиләләренә кайтару өчен уңай шартлар булдыру һәм уртак максатларга ирешү өчен учреждениедә булган барлык ресурсларны оптималь кулланырлык социаль технологияләрне практикада тормышка ашыруны күздә тота.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Еремина Е.М.