Адаптив күнекмәләрнең үсеше – мөстәкыйллекнең нигезә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Усешләре чикләнгән балалар белән әшләгәндә, күп очракта игътибар аларның көнкүреш күнекмәләренә түгел, ә академик бемленәренә бирелә. Ә чынлыкта исә, баланың үз-үзең кайгырта алуы, мөстәкыйлҗмге аңа җәмгыятьтә үз урынын табарга, җайлашырга күбрәк ярдәм итә. Баланың яшенә, акыл үсешенә карап, күнекмәләре төрле булырга мөмкин – киенә алу, юына, теш чистарта белү, исәнләшү юлны аркылы чыгу...

Мондый күнекмәләр, баланы зур тормышка эзерлэүдә, мөстәкыйльлеген арттыруда мөрим ролҗ уйныйлар.

Бу күнекмәләрне үстерүгә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә зур игътибар бирелә. Балалар белән шөгылләнгәндә, безнең специалистлар, чынбарлыкка туры килгән ситуациялар тудырып уен рәвешендә, аларга балалар бакчасында, мэктәптә, урамда һ.б. урыннарда кирәкле булган күнекмәләргә өйрәтәләр: урамга чыгабыз дип аяк киеме бауларын бәйләргә, ипи сатып алырга өйрәтеп өчен-кибеткә барабыз.

Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтик дисәк, беренче чиратта без аны шушы күнекмәләргә өйрәтергә тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International