2018 елның 10 апрелендә якынлашучы Җиңү көне уңаеннан «Милосердие» Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагоглар Әхмәтова Динара һәм Галимова Ләйсән тарафыннан 7а сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы ветераны һәм җиңел атлетика буенча ветераннар арасында дөнья чемпионы Матвеев В.Р. катнашында “Геройга тиңләшегез!” темасына чара оештырылды.
Әлеге чараның максатлары: укучыларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү, хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык хисләрен формалаштыру.
Бүгенге көндә Василий Романович 55 ел стажлы спорт ветераны. Ул балаларга хәрби вакыт сынаулары, шул вакытта яралануы, җиңүгә алып барган озын һәм авыр юл үтүе турында сөйләде. Нәкъ менә үҗәтлек һәм тырышлык киләчәккә юл ачуын , спортта җиңүләр яуларга көч бирүен искә төшереп үтте. Ветеран укучыларга үзенең фотографияләрен һәм медальләрен күрсәтте.
Ветеранның катлаулы вакыйгалар белән тулы тормышы турындагы мавыктыргыч хикәясен тыңлаганнан соң укучылар кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Чара тәмамланганнан соң укучыларга В.Р.Матвеевның тормышы һәм уңышлары турында видеопрезентация тәкъдим ителде.