2018 нче ел 21 нче апрель, шимбә
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен шәһәркүләм үткәрелә торган шимбә өмәсе үткәрелде. Өмәдә коллектив бик теләп катнашты. Май бәйрәмнәре алдыннан мондый өмәләр уздыру-инде гадәти хәлгә әйләнде.
Чараның максаты–хезмәткәрләрнең экологик мәдәниятен күтәрү һәм Үзәк җирлеген чистарту ,тәртипкә кертү иде .
Хезмәткәрләр шимбә өмәсендә иске куакларны һәм агачларны кисеп территориядән чыгардылар,агач төпләре йомшартылды, чәчәк түтәлләре әзерләнде. Хезмәткәрләр үз эш нәтиҗәләрен күреп сөенделәр. Администрация шимбә өмәсендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Өмәдә 32 хезмәткәр катнашты.