Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә “Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен “Җиңүгә юл” исемле квест уздырылды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә “Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен “Җиңүгә юл” исемле квест уздырылды. Квест – ул уен – маҗара. Анда балалар бер тукталыштан икенче тукталышка күчеп төрле биремнәр башкаралар. Монда  һәр тукталышның үз исеме бар иде. “Сугыш көйләре” тукталышында балалар сугыш турындагы җырларны искә алдылар, “Катюша”, “Зәңгәр кулъяулык”, “Смуглянка” җырларын башкардылар. Икенче “Морзе әлифбасы”тукталышында балалар бирелгән биремнәр өстендә эшләделәр. Строевой әзерлекне киләсе тукталышта күрсәттеләр.”Белмәмеш” тукталышында Бөек Ватан сугышы тарихы, төрле һәйкәлләр рәсемнәре буенча җаваплар тыңланды. Һәр тукталышта балаларга пазллар бирелде, шулардан алар Курск дугасының сугыш гамәле картасын төзеделәр. Бердәм, дус командада катнашып алар үзара килешеп, ярдәмләшеп яшәргә өйрәнделәр.Уен нәтиҗәләре буенча балалар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International