Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында скандинавларча йөрү.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2017 елда "Ритэк" социаль һәм мәдәни проектының "Спорт"номинациясендә катнашып "Көчле рухлылар" проекты белән безнең Мамадыш картлар һәм инвалидлар йорты җиңү яулады. Бу грант акчасына спорт мәйданчыгы ясалды, скандинавларча йөрү өчен таяклар алынды.Скандинавларча йөрү технологиясе эшләнде һәм күнегүләр өчен төркем оештырылды.Беренче көннән үк ун кеше йөрергә теләк белдерде.Бу технологиянең максаты- өлкәннәр һәм инвалидларның физик активлыгын ныгыту, ялларын оештыру, сәламәт яшәү рәвеше булдыру. Мондый саф һавада йөрүләр йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген яхшырта, терәк-хәрәкәт органнары авырган кешеләрне тулы тормышка кайтара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International