«Кар» куелышы. Веста» Үзәге.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Балаларның мәдәни ялын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Рита Зәйнуллина  социаль ярдәм күрсәтелүче 20 кешене «Келәм» яшьләр инициативалары үзәгендә иҗадый инклюзив «Э-моция» студиясе актерлары тарафыннан «Кар» дип аталган театраль куелыш карарга алып барды.

«Э-моция» Казан иҗади инклюзив студиясе - бу инвалидлыгы булган һәм булмаган актерлар эшләүче чикләрсез театр. «Кар» спектакле, Максанс Фермин язган романнарының берсе, тамашачыларны матур һәм искиткеч Япония җирлегенә алып бара.  Шул тирәлетә яшәүче 17 яшьлек Юко Акита алдында сайлау тора: әтисе фикере буенча эш итергә яисә үз йөрәге кушканнарны эшләргә? Тамаша катнашучыларны теге яки бу очракта беркемгә дә зыян итмичә генә дөрес якны сайларга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итте.

Тамашачылар бу сәхнәләштерүдән канәгать калдылар, актерларга рәхмәтләрен белдерделәр һәм  иҗади уңышлар теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International