25 нче апрель 2018нче ел,сишәмбе
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучыларга психолог Чулпан Галләмова “Күңел тынычлыгы” дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның мультисенсор мохит ярдәмендә сәламәтлекләрен саклап калу һәм ныгыту иде.
Бу чарада ароматерапия, музыкотерапия һәм мультисенсор мохит кулланылды.
Музыкотерапия – дәвалау төре. Төрле музыка элементлары кулланып, эмоциональ йогынты фонын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мультисенсор мохит башка дәвалау процедуралары үткәрүгә өмет һәм уңайлы атмосфера бирә. Ароматерапия – үсемлек майлар, шул исәптән эфир майлар кулланып, кешенең психик һәм физик торышын яхшырту өчен кирәк.
Социаль хезмәт алучыларның чара нәтиҗәсендә кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшкә сәләтлелек артты. Чарада 8 кеше катнашты.
2018 елның 25 апрелендә «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында»тәрбияче Тимергалиева И.И. җитәкчелегендә рус язучысы Л.Н.Толстойга багышланган әдәби чара үткәрелде.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 7-нче номерлы социаль участокта “Без барыбыз да төрле” дәресләр курсыннан аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, күп балалы гаиләдә тәрбиләнелүче бала өчен “Толерант аралашу ысуллары” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
25 апрель 2018 ел
Бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортта яшәүче - Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Галкина Нина Николаевнага бәйрәм пакеты тапшырылды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына карата интернатта бик күп чаралар планлаштырылган:
- тыл хезмәтчәннәренең бүлмәләре георгиевский ленталар һәм чәчәкләр белән бизәләчәк
- китап күргәзмәсе белән үзәк китапханә хезмәткәрләре булачаклар
- Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр уку буенча яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында конкурс узачак
- хәрби темага кинофильмнар күрсәтеләчәк
- мәктәп укучылары һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче балалар белән тыл хезмәтчәннәренең очрашуы булачак
- бәйрәмчә төшке аш әзерләнәчәк
- социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бәйрәм митингысында катнашачаклар
- авыл кешеләре, хезмәттәшләр, авыл советлары җитәкчеләре белән тыл хезмәтчәннәренең очрашулары оештырылачак.
“Сабыйлык чорында наркотиклар таратуга тискәре караш формалаштыру буенча метафорик тренинг” кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Рита Зәйнуллина 5-нче номерлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен «Мөгез» рус халык әкияте буенча дәрес үткәрде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында 23 нче апрельдән алып 29 нчы апрельгә кадәр Европа иммунитет саклау атналыгы уздырыла.
Алабуга шәһәренең “Доверие” үзәге белгечләре бу атнада “Прививкалар турында беләсем килә – сәламәтлек дәресе” уздыру, үзәктәге мониторда “Иммунитетны күтәрү гомерне саклап кала” дип исемләнгән видеоязма күрсәтү, өй шартларында хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә “Иммунитет – сәламәтлекнең нигезе” дип исемләнгән лекция уздыруны максат итеп куйды.
24 нче апрельдә Алабуга үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты белгече белән берлектә үзәктә эшләүче белгечләр һәм социаль хезмәт күрсәтелүче балалар өчен “Вакцина ясату – һәр кешенең хокукы һәм бурычы” дип аталган лекция уздырылды.
Бу чаралар кешеләрнең авыруларны кисәтү турында белемнәрен арттыру, прививкалар ясатуның ничек әһәмиятле икәнен аңлату өчен уздырыла. Атналык кысаларында уздырылган чараларга 200 гә якын кешене җәлеп итү планлаштырыла.
Ботенроссия “Язгы игелекле эшләр” атналыгыын үткәрү кысаларында республикады “Доброгод” ирекле акөиясе старт алды конне “Георгий тасмасы” акциясе үткәрелде.
Авыл җирендә яшәүче хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларны караучы “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре авыл җирлекләре башлыклары hәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән бергәләп hәрбер йортта торучы авыл халкын йөреп чыктылар.
24 апрельдә Үзәкнең Казан бүлекчәсендә эвакуация үткәрелде