Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында 23 нче апрельдән алып 29 нчы апрельгә кадәр Европа иммунитет саклау атналыгы уздырыла.
25 апрель 2018 ел, Чәршәмбе
Алабуга шәһәренең “Доверие” үзәге белгечләре бу атнада “Прививкалар турында беләсем килә – сәламәтлек дәресе” уздыру, үзәктәге мониторда “Иммунитетны күтәрү гомерне саклап кала” дип исемләнгән видеоязма күрсәтү, өй шартларында хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә “Иммунитет – сәламәтлекнең нигезе” дип исемләнгән лекция уздыруны максат итеп куйды.
24 нче апрельдә Алабуга үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты белгече белән берлектә үзәктә эшләүче белгечләр һәм социаль хезмәт күрсәтелүче балалар өчен “Вакцина ясату – һәр кешенең хокукы һәм бурычы” дип аталган лекция уздырылды.
Бу чаралар кешеләрнең авыруларны кисәтү турында белемнәрен арттыру, прививкалар ясатуның ничек әһәмиятле икәнен аңлату өчен уздырыла. Атналык кысаларында уздырылган чараларга 200 гә якын кешене җәлеп итү планлаштырыла.