2018 елның 25 апрелендә «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында»тәрбияче Тимергалиева И.И. җитәкчелегендә рус язучысы Л.Н.Толстойга багышланган әдәби чара үткәрелде.Бу чарада 8 бала катнашты.
Чаранын максаты:
-балаларны Л.Н.Толстойның иҗаты белән таныштыру
-шәхескә һәм аның иҗатына карата кызыксындыру уяту
-балалардан мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, әдәбияткә карата мәхәббәт тәрбияләү.
2018 ел Татарстанда Л.Н.Толстойнын елы итеп игълан ителде.
Әдәби чараны Л.Н.Толстойнын иҗаты белән таныштырудан башладык, аның әсәрләрен анализладык.
Балалар «Еланның башы һәм койрыгы», «Буре һәм торна» мәсәлләрен искә тошерделәр һәм укый белучеләр арасында глобаль уку оештырылды.
Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Бу чарадагы куңелле мизгелләр алар күңелендә уелып калды.