Балалар һәм яшүсмерләрнең караучсызлыгын кисәтү эше кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина балалар коллективын туплау, яз һәм җәй айларында туган балаларны туган көннәре белән котлау максатыннан социаль хезмәттә торучы 11 бала өчен “Минем туган көнем” дип аталучы чара үткәрде.
«ДоброГод» акциясе кысаларында «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзегенен социаль педагогы Наталья Закирова «Презентация Волонтерства» дип исемләнгән дәрес уздырды.
БөтенРәсәй «Язгы игелек атнасы» һәм Республика иреклеләр «ДоброГод» акцияләре кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 2018 нче елның 23 апреле көнне Кама Аланының 1 нче номерлы мәктәбе волонтерлары белән берлектә «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» акциясе уздырды. Бу акция 12 номерлы социаль участокта Ватанга карата патриотик хисләр тәрбияләү һәм Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен киңәйтү максаты белән үткәрелде.
2017 ел дәвамында «Гармония» үзәге хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар алар узләренең физик әзерлекләрен тикшерделәр һәм уңай нәтижәләр курсәттеләр. ГТО нормативларын нәтиҗәсе буенча бронза значогы белән социаль хезмәткәр Саидова Гөлнара, медицина хезмәткәре Фәсхетдинов Ләйсән һәм көмеш значогы - социаль эш буенча белгече Гөлүсә Сәгыйрова буләкләнде. Бу значоклар халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» узәгендә 23 апрель көнне гомуми җыелыш барышында тантаналы рәвештә тапшырылды.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаенан Балтач районы “Наз” үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсенә Дорга авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мәңге яшәгез” исеме астында хәйрия концерты белән килделәр.
2
24.04.2018 ел. Сишәмбе
23.04.2018-29.04.2018 ел Европа иммунизация атналыгы үткәрелә.
Кукмара тернәкләндерү үзәгендә Европа иммунизация атналыгы кысаларында Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча (Татарстан) Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлекнен баш белгеч – эксперты Давлятшина Г.С. һәм Кукмара район үзәк хастаханәсенен педиатр-табибы Мирзина Ф.Г., хезмэткәрләр, әти-әниләр катнашында иммунизациянең кеше сәламәтлеге һәм иминлеге өчен мөһим булуы турында кинәшмә үткәрелде.
“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында 2018 елның 23 апрелендә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
24 нче апрель 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк китапханәнең 1 нче филиал китапханә мөдире Фирдая Җиһаншина Татарстанда Лев Толстой елына багышланган «Толстой турында укыйбыз» дигән темага әдәби марафон үткәрде.
Марафонның максаты: Лев Толстой иҗади мирасы аша социаль хезмәт алучыларны мәдәният һәм тел үстерү мәсьәләләренә җәлеп итү иде.
Белгеч катнашучыларны күренекле рус язучысы Лев Толстой тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Марафон барышында язучы әсәрләреннән «Балачак», «Казаклар», «Мәсәлләр», “Кавказ тоткыны» әсәрләрен укыдылар.
Социаль хезмәт алучылар үзләренең мәктәп елларын җылы итеп искә төшерделәр һәм бу әсәрләр белән оныкларын да таныштырачаклары турында белдерделәр. Әлеге чара кысаларында язучы әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды.
Чарада 15 социаль хезмәт алучы катнашты.
Социаль «Маяк» үзәгендә социаль эш буенча белгече Хамматова Ләйсән студентлар белән чара үткәрделәр Габдулла Тукайның 131 - еллыгына багышланды бу чара.