25 апрель 2018 ел
Бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортта яшәүче - Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Галкина Нина Николаевнага бәйрәм пакеты тапшырылды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына карата интернатта бик күп чаралар планлаштырылган:
- тыл хезмәтчәннәренең бүлмәләре георгиевский ленталар һәм чәчәкләр белән бизәләчәк
- китап күргәзмәсе белән үзәк китапханә хезмәткәрләре булачаклар
- Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр уку буенча яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында конкурс узачак
- хәрби темага кинофильмнар күрсәтеләчәк
- мәктәп укучылары һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче балалар белән тыл хезмәтчәннәренең очрашуы булачак
- бәйрәмчә төшке аш әзерләнәчәк
- социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бәйрәм митингысында катнашачаклар
- авыл кешеләре, хезмәттәшләр, авыл советлары җитәкчеләре белән тыл хезмәтчәннәренең очрашулары оештырылачак.