Донорлар көне кысаларында үткәрелгән «Йөрәкләргә җылы бүләк итәбез дигән акция белән Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өлкәннәр янында интернатта булып киттеләр. Алар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тараттылар.
Авыр вакытларда кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер торучылар, хәтта үзләренең каннарын да бирергә теләгән кыю кешеләр безнең илебездә аз түгел.Моңа ачык мисал итеп интернатта яшәүче Россиянең Мактаулы доноры- Патрикеев В.И. ны алырга була.
Көннең икенче яртысында интернатта яшәүчеләр хезмәт инструкторы Исмагилова С.В. белән шәhәрнең Үзәк китапханәсенә “Китап төне-2018” Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясе кысаларында үткәрелгән “Библиоэнгергә”бардылар. Өлкәннәргә әдәби образлар тәкъдим ителде,китап кургәзмәсе презентацияләре күрсәтелде.
Әдәби кафеда танылган язучыларның яраткан ризыклары турында таныштылар, шулай ук яшь язучылар- Александра Дружинина hәм Наталья Берестова белән дэ очраштылар.