“Толерант аралашу ысуллары”. «Веста» Үзәге.

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 7-нче номерлы социаль участокта “Без барыбыз да төрле” дәресләр курсыннан аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, күп балалы гаиләдә тәрбиләнелүче бала өчен  “Толерант аралашу ысуллары” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны толерант аралашу ысуллары белән таныштыру, үзара аңлашу, бердәмлек дәрәҗәсен арттыру, кешеләрне нинди бар, шундый итеп кабул итергә кирәклегенә өйрәтү.

Дәрес башында балалар алдагы дәрестә алган мәгълүматны кабатладылар, нинди кешене толерант дип атарга була? төрле илләрнең хакы бер-берсен ничек сәламли? кебек сорауларга җавап бирделәр, моннан тыш сәламләү жестларын карадылар. Шуннан соң белгеч яңа дәреснең темасын әйтте һәм башка кешеләр белән аралашканда толерант булыр өчен нинди сыйфатлар җитмәвен ачыклау өчен «Тылсымлы кибет» дигән уен уйнап алырга тәкъдим итте. Белгеч катнашучыларга күз алдына бик “үзенчәлекле” әйберләр сатучы кибетне күз алдына китерергә кушты. Анда: сабырлык, кеше хәленә керү белү, ятышлы булу, мәрхәмәтлелек, йомшаклык, башкаларга карата игътибарлы булу, юмор хисе, ышанычлы була белү, гоманлы булу, тыңлый белү, кызыксынучанлык, кызгана белү кебек хисләр саталар икән. Сатучы бер сыйфатларны икенчнснә алыштырып бирә ала. Катнашучыларның үзләрендә булмаган сыйфатны сатып алу мөмкинлеге бар, тик бер шарт белән: кибеттә акчага сатмыйлар, кирәк булган әйберне үзеңдә күп һәм артык дип санаган сыйфатка алмашка гына алып була.

Аннары балалар белән гаиләдә, мәктәптә, урамда булган төрле катлаулы хәлләрдән чыгу юллары каралды, бергәләшеп фикер алыштылар.

Дәрес ахырында катнашучылар: “Кешегә яхшылык эшләсәң, үзең дә яхшырасың” дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International