«Мөгез» әкияте. “Веста” Үзәге.

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

 

“Сабыйлык чорында наркотиклар таратуга тискәре караш формалаштыру буенча метафорик тренинг” кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Рита Зәйнуллина 5-нче номерлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен «Мөгез» рус халык әкияте буенча дәрес үткәрде. Максат: миңгерәткеч матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләргә китерүен балаларга җиткерү.

Очрашу башында белгеч балаларны сәламләде һәм әти-әниләре белән берлектә уйлап тапкан әкиятләрен укып күрсәтергә тәкъдим итте. Аннан соң әлеге дәреснең темасын хәбәр итте. “Мөгез” әкиятен укыганнан соң, белгеч балалар белән әңгәмә корды, сораулар бирде: Мартышка өчен кайсы вакыттан башлап “начарлыклар” башлана? Ни өчен Настасья-королевна Мартышкага йоклатучы  төнәтмә эчертергә тырыша? Мартышка бу агулы төнәтмәне эчкәч, нинди үзгәреләр башлана? Бу хәлне булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? һ.б. Балалар белән берлектә шуңа охшаш хәлләрдән дөрес чыгу юллары каралды.

Дәрес ахырында, балалар, барлык кыңгыр эшләр өчен, иртәме-соңмы, җавап бирергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Үткән теманы ныгыту максатыннан, балаларга өй эше биредле: әти-әниләре белән “Мондый начар хәлне Мартышка булдырмады” дигән темага әкият уйлап килергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International