Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел уңаена багышланган “Тукай әкиятләре эзеннән” исеме астында үткәрелгән тематик кичәдә катнаштылар.
2018 нче елның 20 нче апреленнән 28 апреленә кадәр Татарстан Республиксында “Мәрхәмәтлелек елы” ирекле акциясе игълан ителде.
Әлеге акциядә “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” та актив катнаша. Бүген интернат-йортта яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшьләр, реабилитологлар белән берлектә “Җиңү агачы” исемле акция уздырды.
2016 елда “Безнең кадерле Ветеран” исемле социаль-гуманитар акция кысаларында интернат –йорт тирәсендә Бөек Ватан сугышының тыл ветераннары хөрмәтенә “Изгелек һәм мәрхәмәтлек аллеясы” ачылды. Ул аллеяда ветераннар, хезмәткәрләр һәм волонтерлар белән берлектә, юкә агачлары утыртты. Бүген “Җиңү агачы” акциясе кысаларында, шул агачларның төпләрен йомшартып, акшарладылар, әйләнә тирәсен матурлап, чуп-чардан арындырдылар.
2018 елның 25 апреленда “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләп килүче «Бакчачы» хезмәт реабилитациясе кабинетында чираттагы шөгыль узды.
Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне профилактикалау «Ариадна җебе» технологиясе эше буенча «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова 6 номерлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 15 бала өчен “Ничек дөрес тукланырга” дип аталган дәрес үткәрде.
Иммунизация атналыгы үткәрүнең максаты – бар кешегә, җәмагәтьчелеккә, территория хакимиятләренә профилактик прививкалар ясатуның зарурлыгы, иммунизация хокукы һәм өстенлекләре турында мәгълумәт бирү хисабына кешеләрне күбрәк вакциналаштыру. Шул уңайдан 23 апрельда гомуми гигиена табибы социаль хезмәт алучыларга лекция укыды.
2018 елның 25 апрелендә “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Мухаметгалиева А.А. тарафыннан “Чын ир- атның 5 сере” дигән «Общее дело» иҗтимагый оешма тарафыннан әзерләнгән чара үткәрде.
Фильмда әйдәп баручы психолог- тренерлар һәм танылган спортчылар катнашалар, алар яшьләргә үзеңдә ир-ат сыйфатларын үстерер өчен гади һәм нәтиҗәле ысуллар турында сөйләделәр.
Чарада катнашучылар кызыклы, актуаль һәм киләчәктә уңышлы социальләшү өчен кирәкле мәгълумат алдылар.
Чирмешән муниципаль районындагы “Мәрһәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 2018 нче елның 23-28 апрелендә үткәрелә торган Европа иммунизация атнасы кысаларында, социаль хезмәт алучыларга “ Вакцина үткәрү һәр кешенең дә гомуми бурычы” дигән китапчыклар тараттылар.
ЕИА -2018 нең төп бурычы халыкка йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында җиткерү.
Бурычлар: -вируслар ачутарихы белән танышу;
-Спид вирусының төзелеше үзенчәлекләреначу;
-Вирустапшыру юллары һәм авыруының профилактика чаралары.
25 апрель 2018 ел, чәршәмбе
Тәрбиячеләр Исхакова Татьяна һәм Рожина Любовь мөмкинлекләре чикләнгән 18 бала өчен спорт – сәламәтләндерү бәйрәмен үткәрделәр.