«Күңел тынычлыгы» дигән чара

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

25 нче апрель 2018нче ел,сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучыларга психолог Чулпан Галләмова “Күңел тынычлыгы” дигән темага чара үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның  мультисенсор мохит ярдәмендә сәламәтлекләрен саклап калу һәм ныгыту  иде.

Бу чарада ароматерапия, музыкотерапия һәм мультисенсор  мохит кулланылды.

    Музыкотерапия – дәвалау төре. Төрле музыка элементлары кулланып, эмоциональ йогынты  фонын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мультисенсор мохит башка дәвалау процедуралары үткәрүгә өмет һәм уңайлы атмосфера бирә. Ароматерапия –  үсемлек майлар, шул исәптән эфир майлар кулланып, кешенең  психик һәм физик торышын  яхшырту өчен кирәк.

    Социаль хезмәт алучыларның  чара  нәтиҗәсендә  кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшкә сәләтлелек артты. Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International