ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында “Гомуми эш” Гомумроссия иҗтимагый оешма өлкәсендә президент инициативаларын яклау проекты буенча “Наркотиклар: манипуляция серләре” дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Дәрес башында белгечләр аралашуның максатын һәм регламентын  хәбәр иттеләр.

Аралашу максаты – ничек кешеләр наркотикларга бәйлегә эйләнә? Ни өчен яшь кешеләр наркотиклар куллана башлый?

 Шуннан сон белгечләр балалар белән “Наркотиклар: манипуляция серләре” дигән фильмны карадылар.

Дәрес ахырында фильм турында фикер алышу булды, балалар тәэсирләре белән уртаклашты.

План учреждениясы буенча социаль “Маяк” үзәгендә социаль эш буенча белгече Хамматова Ләйсән яшәүчеләр белән чишмәгә төштеләр.

Бу әңгәмә максаты яшәүчеләрнең  игътибарына күрсәтергә ничек сакларга безнең тәбигатебезне. Чөнки күп кешеләр эйтәләр краннан су ага ә чишмә суы кирәк түгел.

19 нчы июнь 2018 нче  ел, сишәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт  буенча белгеч Рамзия Хайбулова һәм  китапханә хезмәткәре Гөлназ  Фардиева белән Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек кысаларында, Әдәби беседкада  «Истә тотар өчен укыйбыз!» дигән  әңгәмә үткәрделәр.

Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фашистлар белән газапланган, тылда ачлыктан һәм юклыктан вафат булганнарны   искә алу көненә багышланды.

Әдәби беседкада белгечләр социаль хезмәт алучыларга илебез тарихындагы бик кайгылы көн - 1941 елның 22 июне, кешелек тарихында иң рәхимсез, мәрхәмәтсез сугыш башланган көн турында искә төшерделәр.

 Катнашучылар совет язучыларының Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләре белән таныштылар һәм М.Шолоховның «Кеше язмышы» повестеннан, К. Симоновның «Тере һәм үле җаннар», Ю. Бондаревның «Кайнар кар» дигән романнарыннан   өзекләр укыдылар.  Якыннарының сугыш вакыты, сугыш кырыннан кайтмаган әти – бабаларының  сугыш вакыты турында сөйләгәннәрен искә төшереп,  үзләренең белгәннәрен буыннан-буынга  тапшырулары турында сөйләделәр.

Чарада 15 кеше катнашты.

19 июнь 2018 ел, сишәмбе

Патриотик тәрбия кысаларында “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Минем халкымның мәдәнияте” дип аталган танып – белү әңгәмәсе үтте.

2018 елнын 19 июнь конне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , балаларның сәламәтлеген яхшырту максатыннан тәрбияче Әскәрова М.С җитәкчелегендэ “Спорт дөньясына сәяхәт” исемле уен уткәрелде.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында терроризмга каршы әңгәмә-инструктаж  үткәрелде.

18.06.2018 е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара һәм Мифтахова Гөлия ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде, аны төп темасы: “Ничек үз  үзеңә бәя арттыру...”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән, үз үзеңә уңай бәя бирә белү турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде. Бары тик шундый уңай көй белән генә гаилэ тормышында бүгенгесе һәм киләчәктә  зур ышаныч булып тора.

Утырышта уздырган чараның максаты: хәбәрдәр "адреслы" системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдәдә булган    педагогик, юридик, проблемалары, мәсьәләләре күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты, гаилә  планлаштыру буенча  төп белем алу булып тора.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында олкэн класс укучылары арасында теннис ярышы уткэрелде.Бу ярышны балалар бик котеп алдылар.Ярыш бик жанлы утте. Ярышта жинуне 8 класс укучысы Манапов Айрат яулады.Спорт белэн шогеллэнү һэркем өчен файдалы.

Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү булекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен язучы Л.Н.Толстойның иҗатына багышланган чара булып узды.


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

“Гнездышко” приюты теплицасында  беренче уңыш өлгерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International