Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында терроризмга каршы әңгәмә-инструктаж үткәрелде. Әңгәмә вакытында террористик актлар куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, учреждениедән эвакуацияләү тәртибе белән таныштырылды. Әңгәмә ахырында "Куркыныч хәл туганда үз-үзеңне ничек тотарга" дигән белешмәлек таратылды.