Минем Толстой. КЦСОН Менделеев

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү булекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен язучы Л.Н.Толстойның иҗатына багышланган чара булып узды.

 

Чараның максаты: өлкән яшьтәге кешеләрне классик әдәбият укуга кызыксынуларын арттыру.

 

Бүлек хезмәткәрләре өлкәннәр өчен Л.Н.Толстойның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Чарада катнашучылар Лев Толстойның яраткан әсәрләрен бик теләп искә алдылар һәм  «Азбука» китабына тукталып үттеләр

Чараның кунагы шагыйрә Прохорова Татьяна Алексей кызы булды, ул үзенең ничек тормыш юлын  иҗатка китерүе турында сөйләде һәм танылган рус язучысына багышланган  шигырьләрен укыды. Тамашачылар шагыйрәнең ижатын игътибар белән тыңладылар, очрашу бик яхшы дулкында узды.

Чара ахырында реабилитантлар «Л.Н.Толстой и Казань» дип аталган презентация карадылар, язучының Казан белән бәйле вакыйгалары, иҗаты һәм тормышы белән таныштылар.

Барлык өлкәннәр һәм инвалидлар рус язучысының шәхси тормышы турыда узләре өчень бик күп кызыклы яңа белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International