19 июнь көнне «Шатлык» приюты тәрбиләнүче балалар Керәшен Сәрдәсе авылының “Туган якны өйрәнү музее “нда булып кайттылар. Музейның бусагасыннан ук безне музей директоры Волков Олег Александр улы каршы алды. Олег Александр улыннан, без музейның 1981 елда төзелә башлаганын белдек. Ә 1985 елда ул Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең музее итеп теркәлә. 2003 елны музей Питрәч районының “Туган якны өйрәнү музее”ның бер бүлеге булып санала башлый. Музей 1743 елда сәүдәгәр Максимовлар төзегән ике катлы таш йортта урнаша.
Музей экспозицияләре ике катка бүленгән. Беренче катта керәшен халкының сирәк очрый торган, көн-күрештә кулланыла торган экспонатлары урнашкан. Өй керәшеннәрнең узган гасыр стилендә бизәлгән.
Залның бер өлеше керәшеннәр ое итеп бизәлгән. Анда: коровать җәймәләре, тәрәзә пәрдәләре, хатын –кыз киемнәре урнашкан. Икенче өлешендә керәшен гаиләсенең көн – күреш җиһазлары урнашкан.
Йортның икенче катында туган якны өйрәнү материаллары, авыл тарихы, Гражданнар һәм Ватан сугышында катнашучылар , мәктәп тарихы , алдынгы колхозчылар, авылдан чыккан билгеле кешеләр тарихы турында материаллар тупланган.
Балаларга музейда бик ошады, алар музей экспонатлары турында күбрәк белер өчен Олег Александр улына сораулар яудырдылар. Без, Олег Александровичка, шундый җылы очрашу һәм кызыклы мәгълүмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Автор: тәрбияче Лидия Дементьева.
Питрәч районның "Шатлык" приютында милли бәйрәм "Сабантуй" узып китте. Бәйрәмне традиөи буенча концерттан башладылар. Тәрбиянүчеләр җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр.
Буламы Сабантуй уенсыз? Балалар зур теләк белән тйрле конкурсларда катнаштылар: "Күкәй белән йогерү", "Капчыктта йөгерү", "Чиләк белән йөгерү", "Чабыш". Кунакка Хуҗа Нәсретдин дә килде, балалрга табышмаклар әйтте, конкурста актив катнашты.
Сабантуй ахырында призлар оттылар, тәмле ризык ашадылар.
Автор: тәрбияче Лейсән Шарафутдинова.
19 июнь көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында №1 Сарман гомүмбелем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Салават күпере” мәктәп яны лагерендә тәрбияви юнәлештәге “Зарарлы төтен сере” исемле мултфильм карау, аның эчтәлеге буенча фикер алышулар һәм шул юнәлештә профилактик әңгәмә оештырдылар. “Общее дело” иҗтимагый фондының материалларын кулланып, балаларга сәламәт яшәү рәвеше серләрен төшендерделәр.
20 нче июнь 2018 нче ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова наркотикларсыз тормыш кысаларында « Жәйге уеннар» дигән спорт- сәламәтлек чарасы үткәрде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту иде.
Ярышларда ике команда катнашты: 1 нче команда «Кояшкай», 2 нче команда «Сәламәтлек». Уенчылар бер берсен сәламләп, төрле эстафеталар, уеннар аша үзара көч сынаштылар. Чарада, «Күңелле утыру», «Тупны төшермәү», «Тупны аяк астыннан бирү», «Тупны бир», «Кыршау аша йөгерү», «Тупны капкага таяк белән кертү» ярышлары үтте. Алып баручы уеннарны сулышны һәм тәнне тынычландыру күнегүләре белән тәмамлады. Җәйге уеннарда катнашучылар физик күнегүләрдән, бер берсенә булышудан канәгать булып, шундый чараларда тагын катнашырга теләкләрен белдерделәр.
Чарада 22 кеше катнашты.
Мамадыш районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" гайлә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, бөек рус язучысы Л.Н.Толстой елына багышланган чираттагы чара үткәрелде.
2018 елның 18 июнендә тәрбияче Сагидуллина М.В.мәктәп яшендәге балалар белән кече спартакиада үткәрде.
19 июнь 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Мурадян Рубик Сергей улы белән Галиуллин Хәләф Фарси улы шахмат турнирында катнашачаклар.
Бу «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә узды познавательное чара
Халыкара футбол матчын үткәрү кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә «Без яшь футболчылар!» дигән спорт марафоны узды.