19 июнь 2018 ел, сишәмбе
Патриотик тәрбия кысаларында “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Минем халкымның мәдәнияте” дип аталган танып – белү әңгәмәсе үтте. Әңгәмәне тәрбиячеләр Салихова Лена һәм Самойлова Гөлчәчәк әзерләделәр. Дәреснең максаты балаларда рус халкының традицияләренә зур кызыксыну уяту, халыкның иҗатына һәм матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар белән уен – викторина уйнадык, анда балаларның рус халык иҗатын , мәдәниятен яхшы белүләре билгеләнде.
Дәрес барышында балалар рус халкының зиннәтле декоратив кулланма сәгатенә кагылышлы слайдлар карадылар. Дәрес ахырында балалар рус халкының иҗатына кагылышлы буяулар буядылар. Танып – белү әңгәмәсендә 15 бала катнашты.