Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында “Гомуми эш” Гомумроссия иҗтимагый оешма өлкәсендә президент инициативаларын яклау проекты буенча “Наркотиклар: манипуляция серләре” дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Дәрес башында белгечләр аралашуның максатын һәм регламентын хәбәр иттеләр.
Аралашу максаты – ничек кешеләр наркотикларга бәйлегә эйләнә? Ни өчен яшь кешеләр наркотиклар куллана башлый?
Шуннан сон белгечләр балалар белән “Наркотиклар: манипуляция серләре” дигән фильмны карадылар.
Дәрес ахырында фильм турында фикер алышу булды, балалар тәэсирләре белән уртаклашты.