Безнең беренче уңышыбыз!

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

“Гнездышко” приюты теплицасында  беренче уңыш өлгерде. Кечкенә генә кыярлар балаларны сөендерделәр.  Моннан тыш, кечкенә борычлар барлыкка килде. Балалар бакчадагы кыярларның, помидоларның, борычларның үсүләрен үз күзләре белән күрделәр. Алар барысын да үз куллары белән үстерәләр, шуңа күрә бу  бигрәк тә шатлыклы. Балалар яшелчәләрнең үсешләрен күзәтәләр: беренче яфракларын, аннан соң чәчәкләрен, аннары гына тәмле кыярлар һәм борычлар.

Кайбер балалар өчен чын мәгънәсендә ачыш булды, чөнки алар яшелчәләрнең ничек үскәннәрен беркайчан да күргәннәре юк. Ә күпме хезмәт моның өчен кирәк! Балалар, бер-берсен бүлеп, яшелчәләрне күрсәттеләр һәм беренче уңышлары өчен шатлык һәм горурлык хисләрен яшермиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International