Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты- интернатында“Спорт дөньясына сәяхәт” исемле уен

2018 елның 19 июне, сишәмбе

2018 елнын 19 июнь конне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , балаларның сәламәтлеген яхшырту максатыннан тәрбияче Әскәрова М.С җитәкчелегендэ “Спорт дөньясына сәяхәт” исемле уен уткәрелде.

Уеннарга тубәндәге бурычлар куелды:

1.Балаларга яхшы кәеф буләк итү.

2. Балаларны команда белән уйнала торган уеннарга өйрәтү.

3.Көчлелек, җитезлек, өлгерлек тәрбияләү.

Балалар ике командага буленеп көч сынаштылар. Уен вакытында балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Мәсәлән: кирегә йөгерү, эстафета таягы белән ярыш, “Поезд” һәм башкалар. Балалар бик теләп төрле күнегүләр эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International