ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

«Шатлык» приютында «Исәнме, җәй!» дигән дәрес булып узды. Кече группа балалары, тәрбиячеләре Тимофеева И.А. белән уртаклаштылар, әлеге вакытның билгеләре һәм үзенчелекләре турында сөйләделәр.

Автор: тәрбияче Ирина Тимофеева.

“Шатлык” приютында ”Светофор безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез”Кызыл,сары,яшель”, дигән дәрес өештырылды. Дәрес юнәлдерелгән светофор һәм аның сигналлары турында белемнәрен беркетүгә. Балаларның күзәтүчәнлекләрен үстерүгә һәм тулы җавап бирә белергә. Дәрес уен формасында үткәрелде. Тәрбияләнүчеләрдә “Светофор”,”Җитез җәяүле “, кебек уены һәм эстафетасы бик зур кызыксыну уятты, чөнки бу еннарда балаларның физик хәләте һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре ныгытыла.

Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.

Безнең һәрберебез өчен «Россия» сүзе аерым мәгънәгә ия. Әмма барыннан да элек – бу безнең Ватаныбыз. Кешенең туып үскән, гаиләсе яшәгән урыны. Кешеләрдә  иң изге хисләр тудыра торган урын.

Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияче Апакимова Р.Х. Россия көне уңаеннан «Минем йортым – Россия!» - диеп аталган дәрес үткәрде. Әлеге дәреснеә максаты: Үз илеңә карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү иде.

Дәрес вакытында тәрбияләнүчеләр « Туган җир барысында булдыра!” – дигән бик мөһим сүзләрне аңладылар. Тәмле һәм җылы икмәк белән туендыра, шифалы чишмә суларыннан авыз иттерә, үзенең матурлыгы белән хозурландыра алуын да аңладылар. Без башкалабыз белән чын күңелдән горурлана алачагыбызга ышаныбыз. “Моны без үсеп килүче яшь буын күзләреннән күрәбез”-дигән сүзләр белән дәрес тәмамланды.

Автор, тәрбияче Рәзинә Апакимова.

 

18 июнь, юрисконсультом Винниковой Эльвира әзерләнгән иде һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче Үзәгенең социаль адаптация «Маяк» мәсьәләсе буенча кылган хокук бозуларны һәм җинаятьләрне экстремистик һәм террористик юнәлешле.

Яшәүче белделәр, соңгы еллар дәвамында илдә саны арта бара тормышка ашырыла торган җинаять экстремистик характердагы туфракта милли, дини дошманлык. Ешайды, һөҗүм, студентлар-чит ил кешеләре, укучы. Нигезендә, экстремистик карашларның һәм гамәлләре һәрвакыт ята нетерпимость кешеләргә башка милләт төстәге тире, дин, сәяси карашлы, төрле социаль хәлен.

Күңелле балалар сабантуе

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә 18нче июньдә  36 инвалид бала һәм ата-аналары өчен “Күңелле балалар сабантуе”  бәйрәме оештырылды. Балалар халык уеннарында катнаштылар: капчык белән сугыштылар, кашыкка йомырка салып йөгерештә ярыштылар, кашыклап су ташыдылар. Рәхәтләнеп уйнадылар,  бик күп уңай эмоция алдылар.

14 нче  июнь, җомга

 Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче Мансур Абдурахманов туган көнен уздырды. Аңа 19 яшь тулды. Чәй өстәле әзерләнде, бүләкләр бүләк иттеләр.

Мансурга картлар йортында эшләүче хезмәткәрләр оештырган бәйрәм бик ошады.

18 июнь 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Су асты тормышы” дип аталган мавыктыргыч чара үтте.

2018 елның 16 июнендә «Забота» приютында тәрбияче Якупова В.Т. мәктәп яшендәге балалар белән «Яшьләр наркотикларга каршы”дигән рәсем конкурсы үткәрде.

Чараның максаты: яшьләр арасында наркотикларга бәйлелек проблемасына балаларның игътибарын җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

18 июнь 2018 нче ел, дүшәмбе

         Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында  “Каенкай” мәктәп яны лагереннан волонтер балалар  “Яхшы кәеф” программасы белән чыгыш ясадылар. Социаль хезмәт алучылар hәрбер чыгышны алкышлар белән  җылы каршы алдылар, балаларның hәрбер чыгышына куанып утырдылар. Балалар белән очрашу картлар йортында яшәүчеләрнең психоэмоциональ хәлләрен яхшырта.

18 нче июнь 2018 нче ел, дүшәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мадина Хажарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Наркотикларсыз тормыш” кысаларында модульле оригами техникасы кулланып «Күбәләк» ясау  буенча мастер – класс үткәрде.

     Мастер классның максаты: кулларның вак моторикасын, төгәллеккә өйрәтү һәм хыялларны үстерү иде.

      Белгеч безне борынгы сәнгать төре - кәгаздән оригами төрү ысулы белән  таныштырды. Гади генә кәгазҗ битеннән катлаулы һәм бик матур күбәләк ясадык. Күбәләк - күңелле  җәй  символы. Кәгазьдән ясалган  әйберләр йортның бизәү, кәеф күтәрү  һәм  якыннарың белән аралашу өчен рәхәтлек бирә. Чараның  нәтиҗәсе булып -  аралашу төркемен киңәйтү, дуслык җепләрен арттыру иде.

    Чара ахырында соөиал хезмәт алучылар бер берсенә яхшы теләкләр теләделәр,  кәефләренең яхшыруын, эшчәнлек сәләтенең артуы турында белдерделәр.

   Чарада 9 кеше катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International