Әдәби беседкада «Истә тотар өчен укыйбыз!» дигән чара

2018 елның 19 июне, сишәмбе

19 нчы июнь 2018 нче  ел, сишәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт  буенча белгеч Рамзия Хайбулова һәм  китапханә хезмәткәре Гөлназ  Фардиева белән Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек кысаларында, Әдәби беседкада  «Истә тотар өчен укыйбыз!» дигән  әңгәмә үткәрделәр.

Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фашистлар белән газапланган, тылда ачлыктан һәм юклыктан вафат булганнарны   искә алу көненә багышланды.

Әдәби беседкада белгечләр социаль хезмәт алучыларга илебез тарихындагы бик кайгылы көн - 1941 елның 22 июне, кешелек тарихында иң рәхимсез, мәрхәмәтсез сугыш башланган көн турында искә төшерделәр.

 Катнашучылар совет язучыларының Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләре белән таныштылар һәм М.Шолоховның «Кеше язмышы» повестеннан, К. Симоновның «Тере һәм үле җаннар», Ю. Бондаревның «Кайнар кар» дигән романнарыннан   өзекләр укыдылар.  Якыннарының сугыш вакыты, сугыш кырыннан кайтмаган әти – бабаларының  сугыш вакыты турында сөйләгәннәрен искә төшереп,  үзләренең белгәннәрен буыннан-буынга  тапшырулары турында сөйләделәр.

Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International