24нче июль 2018ел, сишәмбе.
“Җәйге орган Ассамблеяләре” дигән программа кысасында “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары шәһәрнең Орган залынд концертта булып кайттылар.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны шәһәрнең мәдәни тормышы белән таныштыру һәм аларны мәдәни тормышка интеграцияләү иде.
Социаль хезмәт алучылар орган залының холлында Борис Ильинский картиналары күргәзмәсен карадылар, рәссамның автобиографиясе нигезендэ язган картиналары белән таныштылар.
“Музыка ул –табигать тарафыннан бирелгән, күңел тынычлыгы бирүче илаһи бер көч .Бер генә чараны да музыка һәм моң биргән хисләр белән алыштырып булмый”. Чара барышында социаль хезмәт алучылар” Музыка күңел өчен” дигән тема астынла классик музыкаль әсәрләр тыңладылар.
Органда уйнаучы Эльмира Ахмәтова, скрипкада уйнаучы Павел Савочкин,искитмәле җырчы Людмила Филиппова һәм дә залдагы акустика,анлагы атмосфераның гаҗәеп җылылыгы тамашачыларга бетмәс-төкәнмәс көч өстәде. Л.Бетховен, В.А.Моцарт, П.И.Чайковский һәм башка композиторларның әсәрләре социаль хезмәт алучыларга зур бүләк булды.Алар концерттан зур канәгатләнү хисе белән таралыштылар.
Чарада 8 кеше катнашты.
КЦСОН «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Климат һәм сәламәтлек» дип аталган чара булып узды.
25 июль 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә музыкаль – спорт бәйрәме “Нептун көне” үтте.
25 июльдә Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары шәһәребездән 45 чакрымда урнашкан Биләр авылы төбәгендәге Изге Чишмәгә бардылар.
Пенсионерларның компьютерны өйрәнүдә шәхси казанышларын күтәрү буенча 4 нче Бөтенроссия конкурсы “Рәхмәт интернет-2018” старт алды.
Бүгенге көндә балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү иң мөхим юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен төрле методик материаллар әзерләү, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүне пропогандалау балаларның юлда транспорт һәлакәтләренә юлыгуын булдырмауның бер формасы булып тора.
Бүген – 24 июль көнне Балтачка эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахманович Вәлиуллов килде.
“Шатлык” приютында пихолог Римма Нагимзяновна Садыкова өлкын группадагы балалар белән “Кулга- кулалыйк, дуслар” дигән конкурс программа уздырды.
Программаның максаты: хезмәттәшлек күнекмәләре булдыру, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт, бердәмлек хисе булдыру.
Конкурс төрле уен элементлары белән узды, “Сын уйлап тап”, “Уйларга биш минут” һ.б. Монда балалар рәхәтләнеп сорауларга җавап бирделәр, үзләренең хисләре белән уртаклаштылар. Ахырдан үзләренең рәсемнәрендә девизларын, хис-кичерешләрен, исемнәрен, эмблемаларын күрсәттеләр.
Командада балалар танып белү күнекмәләрен активлаштырдылар, психология һәм үз-үзләренә кызыксынуларын үстерәләр.
Автор: психолог Римма Садыкова.
“Шәхесне үзоештыру чарасы буларак урам уеннары” технологиясе кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен «Әйдәле, тукта!» дип аталган спорт дәресе уздырды. Максат: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру, эстафета-уеннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.