24 июль 2018 ел, сишәмбе
Бүген “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Мәскәү шәhәренең Төньяк округының инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонина Бастрыкина җитәкчелегендә һәм Санкт – Петербург шәhәренең вәкилләре кунакта булдылар.
Чараның максаты: инвалидларны тернәкләндерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, шулай ук инвалидлар өчен кием модельләре һәм сәнгать иҗаты күргәзмәсе күрсәтү иде.
Чара кысаларында «Идел – Урал» инвалид – спортчыларның Хәйрия фонды җитәкчесе Ракит Абдульманов шашка турниры һәм концерт программасы оештырды. Чаллы язучысы Михаил Гоголевның кунаклар белән очрашуда, үзенең иҗаты турында сөйләде һәм автографлар куелган китапларын бүләк итте.
Чарада 60 кеше катнашты.
Чаралар планы нигезендә язучысы, философы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Николай Гаврилович Чернышевскийның тууына 190 ел тулуга багышланган чара уздырылды.
Максат: тәрбияләнүчеләрне әйләнә-тирә мохит торышы проблемаларын хәл итәргә җәлеп итү,
Бурычлар:
1. тәрбияләнүчеләрнең әйләнә-тирә мохитның пычрануына игътибарын җәлеп итү;
2. Хезмәт күнекмәләре тәрбияләү( стадион янын һәм Кама елгасы ярын җыештыру)
Су буенда куркынычсызлык турында белемнәрен активлаштыру2018 елның 20 июлендә балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Парклар һәм скверлар» проекты кысаларында «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дип исемләнгән спорт чарасы уздырдылар
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы хезмәткәрләр белән эмоциональ яну синдромын кисәтү буенча релаксацион дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: хезмәткәрләрнең эмоциональ хәлен яхшырту, аларның психологик сәламәтлекләрен ныгыту.
Питрәч райондагы “Шатлык” приютында гадати булмаган көне “Индейц көне” үтте.Чара барышында балалар индейцлар тормышы, көнкүреше, киемнәре, уеннары белән таныштылар. Балалар үзләре дә рәхәтләнеп, учан янында биеделәр, торакларын төзеделәр, үз ясаган киемнәрен киеп карадылар. Тәрбияләнүчеләр бу чарадан күңел күтәренкелеге, шатлык алдылар.
Автор: тәрбияче Индира Ибрагимова.
22 июль көнне Питрәч райондагы “Шатлык” приютка гадати булмаган кунаклар – Казан шәһәрнең “Вулкан” байкер өермәсе килде. Яшь кешеләр балалар янына буш куллар белән килмәделәр. Алар тәмле күчтәнәч белән килделәр. Һәр балага байкерлар истәлекле бүләкләр бирделәр. Саубуллашканда уртак истәлеккә фото ясадылар. Бала-чиге соклану булмады.
“Шатлык” приюты җитәкчелекләре Казан шәһәрнең “Вулкан” байкер өермәсенә бүләкләр өчен рәхмәтен белдерәләр.
Автор: социаль педагог Екатерина Карнаухова.
Кашык белән массаж
«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында” 24 июлендә “Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору ” дигән темага әнгәмә үткелде.
24 июль 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Милли бизәкләре белән таныштыру” чарасы оештырылды.