“Астра” тернәкләндерү үзәгендә музыкаль – спорт бәйрәме “Нептун көне” үтте

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

25 июль 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә музыкаль – спорт бәйрәме “Нептун көне” үтте.

 Бәйрәмнең максаты: уен формасында балаларның физик,сыйфатын, җитезлекләрен, физик яктан көчле булуларын, диңгез темасына белемнәрен  үстерү.

Бәйрәмнең төп кунаклары – Нептун, Су анасы һәм Кикимора балалар белән төрле ярышлар, уеннар оештырдылар. Катнашучыларга “Су ташучылар”, “Алтын балыкны җибәр”, “Балык тоту” уеннары аеруча ошады.

Бәйрәмнән балалар һәм әти – әниләр бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Бу бәйрәмдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар , аларның әти – әниләре, хезмәткәрләр – барлыгы  88 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International