25 июльнең «Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кечкенә яшьтәге балалар белән “Безнең шәһәрнең манаралары” турында дәрес үткәрелде. Тәрбияче Шарафутдинова Ләйсән Зявдатовна һәм балалар кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Анда алар манараларның (Сөембикэ һәм Спасский манаралары ) каян барлыкка килүен белделәр. Шунардан башка Казанның бүтән истәлекле урыннарында булдылар, “Түбәтәй” дигән уен уйнадылар. Дәреснең ахырында татар фартукларын бизәделәр, аппликация ясадылар.
Автор: тәрбияче Лейсан Шарафутдинова.
“Шатлык”приютында өлы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “Тәмәкеме әллә сәламәтлекме?” дигән чара үткәрелде. Чараның максаты балаларга тәмәке тартуның зыяны турында күбрәк мәгълумат бирү, тәмәкенең кеше организмына никадәр зыян салуы турында аңлату,балаларга тәмәкедән баш тартуның юлларын күрсәтү иде. Дәрес башында балаларны тәмәкенең килеп чыгу тарихы белә танышу булды. Аннан соң тарта торган матдәләрнең кеше организмына зыянын тикшердек. Төркемне 2 гә бүлдем һәм аларга кеше организмы төзелеше ясалган рәсемнәр тараттылды, аннан соң тәмәкенең организмның кайсы органнарына күбрәк зыян салуы турында сөйләштек. Таблицадан тәмәке төтененең кеше организмына нинди тәртиптә йогынты ясаганы турында мәгълумәт бирелде. Алдагы бирем “Тартуның тартмауның сәбәпләре” дип атала иде. Түгәрәкләнеп утырып балалар кешеләрнең ни өчен тәмәке тартуы, тартмавының сәбәпләре турында сөйләштеләр. Барлык сәбәпләрне дә кәгазьгә язып, тактага элеп куйдылар. Биремне үтәгәннән соң тәмәке тартуга караганда тартмауга сәбәпләр күбрәк дигән нәтиҗә ясадылар. Дәрес ахырында балалар зыянлы гамәлләрдән баш тарттылар, тәмәкенең кеше организмына бик куркыныч зыян салуын аңладылар.
Автор: тәрбияче Лидия Дементьева.
Бүген 25 июль көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен татар халкының “Сабантуй” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм интернат территориясында,саф һавада узды.
Питрәч райондагы “Шатлык” приютында социаль педагог Закалова Оксана Юрий кызы мәктәп яшендәге балалар белән традицион шахмат-шашка турнирны уздырды. Турнирда 9 бала катнашты. Турнир тантаналы, уенның әһәмиятен аңлау атмосферасында үтте. Һәр-бер катнашучы партия өстендә уйланды, дулкынлануларын чигереп җиңүгә омтылдылар. Шашка турнирында кызлар арасында беренче урын Абрамова Екатерина, малайлар арасында Егоров Николай яулады. Тәбрикләү вакытында җинүчеләр үзләренең ташып аккан шатлыклы эмоцияләрен яшерә алмадылар.
Автор: социаль педагог Оксана Закалова.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында балалар спорт белэн һэрвакыт шогеллэнэ.
2018 елның 25 июлендэ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында», тәрбияче Тимергалиева И.И. җитэкчелегендэ, «Урамда һәм булмәдә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү» . Бу чарада 5 бала катнашты.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр ай саен социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ өлкәннәребезгә күрсәтелгән хезмәтләре өчен түләүләрен тапшыралар.
Кускем авылында гомер итүче Колесникова Зоя Семеновнага 25 июль көнне 90 яшь тулды