25 июльдә Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары шәһәребездән 45 чакрымда урнашкан Биләр авылы төбәгендәге Изге Чишмәгә бардылар. Сәяхәт бик уңышлы узды. Күрмәүчеләр табигать кочагында ял итеп кенә калмадылар, ә реабилитация дәресләрендә алган белемнәренпрактик алымнар белән баеттылар.