«Әйдәле, тукта!» дип аталган спорт дәресе "Веста" Үзәге

2018 елның 24 июле, сишәмбе

“Шәхесне үзоештыру чарасы буларак урам уеннары” технологиясе кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен «Әйдәле, тукта!» дип аталган спорт дәресе уздырды. Максат: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру, эстафета-уеннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Спорт уеннары – балалар белән эшләүдә иң кызыклы һәм мавыктыргыч формаларның берсе булып тора. Мондый дәресләр билгеле бер спорт төренә карата булган кызыксынучанлыкны арттыралар, тизлек, көч, осталык, җитезлек, сикерүчәнлек кебек сыйфатларның үсешенә ярдәм итәләр. Шулай ук ихтыяр көчен дә үстерәләр: үз сүзеңдә тору, ныклык, җиңүгә омтылыш, балалар коллективын туплау да артта калмый.

Башта балалар 2 командага бүленделәр, алга таба аларга кызыклы спорт конкурсларында катнашырга тәкъдим ителде: йөгерделәр, сикерделәр, туп, кегли һәм обручлар белән эстафетада ярыштылар. Һәр команда да биремнәрне тизрәк һәм сыйфатлырак үтәргә тырышты. Яшь спортчылар җитез, тиз һәм бик тату булып чыктылар, алар уен барышында бер-берсенә ярдәм иттеләр, кем өлгерә алмый, аңа да булыштылар.  Гадәттәгечә, бу уенда дуслык җиңде.

Әлеге дәрес балаларны туплады, алар команда рухының нәрсә икәнен үз җилкәләрендә татыдылар. Дәрес бик күңелле һәм җиңел узды, катнашучылар татлы бүләкләр алдылар һәм алга таба да шуңа охшаш очрашуларны кабатлауны сорадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International