Климат һәм сәламәтлек. КЦСОН Менделеевск

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

КЦСОН «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Климат һәм сәламәтлек» дип аталган чара булып узды.

Чараның максаты — өлкән яшьтәге гражданнарның эссе чакта көндәлек тормыш куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.

Җәйге көннәр кыза бара! Хәер, ул безне җылысы, саф һавасы белән кышкы вакытта да сөендерә. Тик еш кына без кисәк температура үзгәрү, эссе һәм кызу булган көннәр белән очрашабыз. Өлкән яшьтәге кешеләр аеруча югары температурага сизгер.

 Шуңа күрә алдан ук сәламәтлекне яхшы дәрәҗәдә тоту һәм даими кайгырту бик мөһим.

Әңгәмә барышында белгечләр эссенең өлкән кеше организмына йогынтысы турында сөйләделәр.  Эссе һава торышы чорын ничек сәламәтлек өчен аз зыян белән һәм комфортлы кичерергә кирәклеген аңлаттылар. Эссе сугу һәм аномаль эсселекнең нәтиҗәләре, алардан котылу мөмкинлекләре белэн таныштырдылар. Дәрес вакытында өлкән кешеләр эссе сугу һәм организмның сусызлану билгеләрен өйрәнделәр.

Әңгәмә ахырында белгечләр катнашучыларга җәй көннәрен сәламәтлек өчен зыян китермичә үткәрүләрен теләделәр. «Эссе сугуны кисәтү» һәм «Җәйге чорда эчәк инфекциясен кисәтү» дип аталган белешмәләр бирделәр.

Сөйләшүдә катнашучылар файдалы мәгълүмат өчен белгечләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International