Орган залында концертта

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

24нче июль 2018ел, сишәмбе.

“Җәйге орган Ассамблеяләре” дигән программа кысасында   “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең  социаль хезмәт алучылары шәһәрнең Орган залынд концертта булып кайттылар.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны шәһәрнең  мәдәни тормышы белән таныштыру һәм аларны мәдәни тормышка интеграцияләү иде.

Социаль хезмәт алучылар  орган залының холлында Борис Ильинский картиналары күргәзмәсен карадылар, рәссамның автобиографиясе   нигезендэ язган картиналары белән  таныштылар.

“Музыка ул –табигать тарафыннан бирелгән, күңел тынычлыгы бирүче илаһи бер көч .Бер генә чараны да музыка һәм  моң  биргән хисләр белән алыштырып булмый”.  Чара барышында  социаль хезмәт алучылар” Музыка күңел  өчен”  дигән тема астынла классик музыкаль әсәрләр тыңладылар.

Органда уйнаучы Эльмира Ахмәтова, скрипкада уйнаучы Павел Савочкин,искитмәле җырчы Людмила  Филиппова һәм дә залдагы акустика,анлагы атмосфераның гаҗәеп җылылыгы тамашачыларга бетмәс-төкәнмәс көч өстәде. Л.Бетховен, В.А.Моцарт,  П.И.Чайковский һәм башка композиторларның әсәрләре социаль хезмәт алучыларга зур бүләк булды.Алар концерттан зур канәгатләнү хисе белән таралыштылар.

Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International