“Шатлык” приютында пихолог Римма Нагимзяновна Садыкова өлкын группадагы балалар белән “Кулга- кулалыйк, дуслар” дигән конкурс программа уздырды.
Программаның максаты: хезмәттәшлек күнекмәләре булдыру, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт, бердәмлек хисе булдыру.
Конкурс төрле уен элементлары белән узды, “Сын уйлап тап”, “Уйларга биш минут” һ.б. Монда балалар рәхәтләнеп сорауларга җавап бирделәр, үзләренең хисләре белән уртаклаштылар. Ахырдан үзләренең рәсемнәрендә девизларын, хис-кичерешләрен, исемнәрен, эмблемаларын күрсәттеләр.
Командада балалар танып белү күнекмәләрен активлаштырдылар, психология һәм үз-үзләренә кызыксынуларын үстерәләр.
Автор: психолог Римма Садыкова.