Эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Р.Ф. килде

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Бүген – 24 июль көнне Балтачка эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахманович Вәлиуллов килде. Балтач муниципаль район  башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән булган эшлекле сөйләшүдән соң Рөстәм Вәлиуллов район Советының кече утырышлар залында гражданнарны кабул итте. Аңа төрле социаль мөһим сораулар белән 4 граждан мөрәҗәгать итте.

Халыкны кабул итү тәмамланганнан соң Рөстәм Вәлиуллов район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов озатуында район социаль яклау бинасында булды. Алар компенсацияләр түләү бүлекчәсе,  “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук биредәге куркынычсызлык чаралары үтәлеше белән дә кызыксынды. Район социаль яклау хезмәтенең эшеннән канәгать булуын белдерде һәм бу бинаның үзәктә урнашуы халык өчен уңайлы булуын ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International