“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә авыр гаилә, тәрбиягә алынган һәм мөмкинлекләре чикле 14-18 яшьлек балалар өчен булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итүгә багышланган чара үтте.
Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә.
Акциянең максаты - авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерләүдә ярдәм күрсәтү.
2018 елның 17 августында районыбызның “Чистай” мәдәният үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен чара булды. Чарада театральләштерелгән тамаша күрсәтелде һәм балаларга букчалар тапшырылды. Бу акциядә РФ Дәүләт думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Чистай муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары актив катнашты.
Хөрмәтле беренче сыйныф укучылары! Белем Көне сезнең өчен иң якты һәм шатлыклы бәйрәм булсын. Сезгә куанычлы һәм күңелле мәктәп тормышы, яхшы билгеләр, белемгә омтылу һәм яңа ачышлартелибез. Сезнең беренче уку елы уңышлы һәм кызыклы булсын!
Чирмешән картлар йортында эшләүче психолог-тәрбияче Г.М.Шәрифуллина һәм социаль хезмәткәр М.В.Пуль монда яшәүчеләр өчен чәй шәмнәре һәм эфир майлары кулланып Арома-терапия үткәрделәр. Төрле чәчәк, үлән һәм агач исләрендә дә эфир майлары исе бар. Бу матдәләр дәвалау алымына ия. Алар кешеләргә рухи һәм физик халәтләрен яхшыртырга ярдәм итә. Әлеге исле шәмнәрне иснәп карап картлар алардан нинди җимеш исе килүен ачыкладылар. Барысына да бу исләр ошады.
2018 елның 16 августында Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре, район Мәдәният йорты белән социальхезмәт алучы гаиләләрдән 14 бала өчен “Изгелек юлы белән” дигән танып белү чарасы үткәрделәр.
20 август 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында мастер класс үтәчәк.
2018 елның 15 августында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе кысаларында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре, Яңа Чишмә базары мәйданында, мәктәпкә баручы балалар өчен, халыктан элек кулланышта булган мәктәп формалары, кием-салым, уку-язу әсбаплары җыю акциясен үткәрделәр.
18 август конне Югары Утар балалар йорты-интернатында, тэрбияче Сафина Рэмзия тарафыннан уздырылды.
2018 нче елның 15 августы көнне «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова “Мин куркынычсызлык арасында” технологиясе кысаларында күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнелүче 14 бала өчен «Шәхси иминлек» дип аталучы төркемле дәрес үткәрде.
2018 нче елның 15 августы көнне «Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова “Аноним наркоманнар” клубы әгъзалары белән берлектә проектта катнашучы хатын-кызлар өчен “Могъҗизалы яңарыш” дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.
2018 елның 15 августы көнне «Якын кешеләр» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар өчен «Тирә-юньдәгеләрне танып белү» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.