2018 нче елның 15 августы көнне «Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова “Аноним наркоманнар” клубы әгъзалары белән берлектә проектта катнашучы хатын-кызлар өчен “Могъҗизалы яңарыш” дип аталган чираттагы дәрес үткәрде. Максат: начар гадәтләрдән котулының уңай тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Дәреснең лейтмотивы булып “Авыр минутларда ярдәм кулын сузу...” дип аталган сүзләр торды.
Очрашу бик нәтиҗәле узды. Катнашучылар игътибар белән «Аноним наркоманнар» вәкилләренең тормышлары турында тыңладылар, һәрбер тормыш юлын үзләренеке кебек итеп кабул иттеләр, кайгырдылар, күптөрле сораулар бирделәр: «Сез нинди дин юлында?», «Аноним наркоманнар клубы көн дә эшлиме?», «Мондагы җыеннар өчен күпме түләргә кирәк?», «Әлеге клубларга бәйле булган гаилә әгъзаларын да алып килергә ярыймы (ире, абыйсы, әтисе), һәм уңай нәтиҗә булуына ихтимал бармы?» һ.б.
Дәрес азагында барлык катнашучыларга да үзләренең Үзәк координаталарын әйтеп, сәламәтлек теләп “АН” вәкилләре саубуллаштылар, ә хатын-кызлар әлеге очрашудан тормышта нинди генә очрак булмасын, альтернатива юллары бар, һәм “бәйле” тормыш белән хушлашырга, барысы да тик үз кулларында гына икәнен аңлап кайтып киттеләр.