2018 елның 15 августында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе кысаларында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре, Яңа Чишмә базары мәйданында, мәктәпкә баручы балалар өчен, халыктан элек кулланышта булган мәктәп формалары, кием-салым, уку-язу әсбаплары җыю акциясен үткәрделәр.
Райондашлар битараф калмадылар, алар ярдәме белән мәктәпкә дип җыелган кирәк-ярак киемнәр, әсбаплар күпбалалы, азкеремле гаиләләр балаларына тапшырылачак.
«Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге акциядә катнашкан битараф булмаган райондашларга олы рәхмәт белдерә.